Сервитут: аны ничек урнаштырырга?

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Җир участокларында хуҗалык эшчәнлеге алып бару шушы мөлкәт хуҗаларының бер- берсенә ярдәм итешүләренә бик нык бәйле.

Әйтик, конкрет участокка керү өчен күрше (чит) җир участогы аша үтеп йөрергә кирәк. Моннан тыш төрле инженерлык коммуникацияләрен үткәрүне дә (ут, газ һ.б.), су белән тәэмин итүне дә күрше участок аша башкарырга туры килә. Югарыда санап үтелгән әлеге хаҗәтләр сервитут – чит (күрше) күчемсез милкеннән чикле рәвештә фадалану хокукын урнаштыру исәбенә канәгатьләндерелә.

Нәрсә ул сервитут һәм аны ничек урнаштырырга соң? Әгәр күчемсез милек хуҗасының үз милкеннән файдалану мөмкинлеге булмаса яки бу мәсьәлә катлаулы булса, шулай ук күчемсез милек белән идарә итү һәм аннан файдалану сервитут урнаштырмый торып башкарылырга мөмкин икән, яки аның булмавы милек хуҗасына үз милкеннән файдалану өчен өстәмә көч яки чыгымнар таләп иткәндә, сервитут кирәк. Закончалыкта ике төрле сервитут каралган: берсе – ачык (публичный), икенчесе шәхси сервитут.

Ачык сервитут норматив хокукый акт буенча, җир участокларын тартып алмыйча, дәүләт, җирле үзидарә яки җирле халык интересларын тәэмин итү очракларында урнаштырыла. Ачык сервитутны урнаштыру җәмәгатьчелек тыңлаулары нәтиҗәләрен күздә тотып башкарыла. Шул ук вакытта ачык сервитутның хокукый яктан хуҗасы сан ягыннан чикләнмәгән күләмдәге затлар булып тора.

Шәхси сервитутны килешү буенча яки милек хуҗасы бәхәсле очракка юлыкканда суд нигезендә урнаштырырга мөмкин. Гадәттә күршеләр үзара телдән килешенүне өстен күрәләр. Килешү төзегәндә анда катнашучылар участоктан файдаланган өчен түләү күләме, вакытлы сервитут, шулай ук сер­витутны нинди срокка урнаштыру турында да килешенәләр. Әмма сервитут дәүләт теркәве үткәрелгәннән соң гына көченә керә. Әлеге рәсмиләштерү, ягъни сервитутны теркәү сезне күршеләрегезнең кәефенә бәйле булудан арындыра, шулай ук әлеге участоктан файдалану хокукыгыз күршеләрегез үзләренең җир участокларын саткан очракта да сакланачак.

белешмә өчен

Милек белән идарә итү өчен сервитут урнаштырылуы сервитут урнаштыручының хокукларына бәйсез рәвештә мөлкәт хуҗасын үз милкеннән мөстәкыйль рәвештә файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Шул ук вакытта милектән файдалану хокукы сервитут белән ныгытылган була. Мондый җир участогының хуҗасы (җирнең хуҗасы, файдаланучысы), сервитутта күрсәтелгәнчә, әлеге участоктан файдалана ала, шул ук вакытта җирнең хуҗасы сервитутның үтәлешен тәэмин итәргә һәм участоктан файдаланганда тоткарлык тудырмаска бурычлы.

САН

Узган ел сервитут – чит (күрше) күчемсез милкеннән чикле рәвештә файдалану хокукын дәүләт теркәвенең бер очрагы булган

Елена КӘЛИМУЛЛИНА,

ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International