Район буенча бер баш шартлы терлеккә 4,37 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән. 8300 гектар күпьллык үләннәр чабылган, шуның 7 мең гектарында печән җыеп алынган. 3800 тонна печән хәзерләнеп төргәкләргә төрелгән. Печән хәзерләүдә “Сөт иле Чулман” филиалы Тәкермән, Вахитов хуҗалыклары сынатмый. 90 тонна яфрак азык әзерләнгән. Вахитов хуҗалыгында сенаж салу эше дә яхшы оештырылган, бирдә өч мең тоннага якын сенаж салынган инде.