Бар өмет – иҗтимагый оешмаларда

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Россиядә һәм Татарстанда коррупциягә каршы көрәш яңа фазага күчү алдында. Россия Дәүләт Думасы “Җәмәгать контроле” турындагы законны беренче укылышта кабул итте.

Моңарчы коррупция белән “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору” ту­рындагы законга нигезләнеп Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчелегендә көрәштек. Коррупциягә каршы көрәшнең хокукый нигезләрен камилләштерү максатында Та­тарстан Президенты дистәгә якын Указ кабул итте. 2012-2014 елларга коррупциягә каршы программа да кабул ителде. Нәтиҗәләре дә күз алдында: соңгы биш ел эчендә хокуклар саклау органнары тарафыннан ачыкланган коррупция белән бәйле җинаятьләр Татарстан­да 3,5 меңнән артып киткән. (Минзәләдә дистәгә якын...)

Татарстан инде күптән коррупциягә каршы көрәшкә иҗтимагый (җәмәгать) оешма­ларын җәлеп итү юлыннан бара. Чөнки хокук саклау органнары билгеле фактлар буенча гына гаеплеләрне тоткарлый, аларны җәзага тарта. Коррупциянең эчке халәтен фәкать җәмәгатьчелек, кешеләр генә күрә ала.

Әйе, кечкенә районда кемнең ни кылганын һәркем күреп тора. Әгәр дә дәрәҗәле кешегә нигә болай эшләдең дип йөзенә бәреп әйтсәң, икенче көнне башка яктан китереп басым яса­ячаклары һичшиксез булачак. Бигрәк тә эшләүче кешеләргә. Турысын әйткән кешеләргә яшәргә һәм эшләргә җиңел бул­мавын күрүчеләр нигә тыпыр­чынсыннар ди.

Әйе, гражданнар җәмгыяте бик йомшак әле бездә. Шуңа власть иҗтимагый берлекләрне үзе оештыра. Иҗтимагый пала­та шулардан иң вәкаләтлесе. Безнең районда да ул ниһаять ныклап формалашты.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча урынба­сары Нәкыйп Илдархановның бу юнәлештә актив эшләвен билгеләп үтәргә була.

“Татмедиа”ның филиалы үзенең “Мензеля ру” сайтында иң ки­скен сорауларны, фактлар­ны аноним төстә кабул итеп, аларга җавап бирә башладык. Районның социаль-икътисади язмышын хәл итәрдәй, әхлакый йөзен күрсәткән проблемалы со­рауларга газета битләрендә дә җавап эзләячәкбез. Район про­куратурасы, эчке эшләр бүлеге, район суды биргән коррупцион характердагы материаллар да сайт, газета битләрендә урын табачак.

Без скандал хәбәрләр бирү ягында түгел. Тикшерелгән эшләрнең нәтиҗәләрен район халкы белеп торырга тиештер. Хастаханәдәге хәлләрне яктыр­тып барырга тырыштык. Безгә килеп җитмәгән башка фактлар да күп иде анда. Менә хәзер мәдәният бүлеге һәм мәдәният йортында шикаять нигезендә тикшерү бара. Аның нәтиҗәсен дә тикшерүче органнар халыкка җиткерерләр дип ышаныйк.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International