Фасадны тышлагач җылы була

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт районда энергия нәтиҗәлелеген күтәрү шартларында башкарыла. Төп момент булып фасадны тышлау тора, бу яшәүчеләргә кышкы вакытта акчаларын сакларга булыша.

Без бик канәгать капиталь ремонт ясалуына, күптән көттек, – диде Изыскательләр бистәсенең 3/11 йортында яшәүче Земфира Фәттахова.

Бүгенге көндә Изыскательләр бистәсенең 3/11 йор­тында фасадны җылыту эшләре бара. Фаил Сабиров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшли биредә.

– Термоизоляцияле мате­риал – изоспанны куллану нәтиҗәсендә йортта җәй көне салкын, ә кыш көне җылы була. Төзүчеләр шулай ук пароизоля­цияле пленка да кулланалар, аның ярдәмендә җылы һаваны тышка чыгармау өчен барьер барлыкка килә. Йортны метал­лосайдинг белән тышлау – бу өйне җылытырга һәм тышкы тавышлардан сакларга өстәмә мөмкинлек бирә, – диделәр төзүчеләр.

Бу йорт 1980 елда төзелгән һәм шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән. Шунда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар үз көчләре белән подъездларны тәртипкә китергәннәр.

– Кыш көне барлыкка килгән ярыклардан бик каты җил өрә, хәтта минем фатирдан урам күренә иде. Җылыткач, салкын булмас дип ышанам, – диде Виктор Никулин. Йорт­та яшәүчеләрнең күбесе бу үзгәрешләрдән канәгать, ләкин эшнең акрын баруына алар канәгатьсезлек белдерәләр.

– Подъездга керергә, чыгарга мөмкин түгел, корылмаларны калдырып, төзүчеләр башка объектка киттеләр. Бик акрын эшлиләр, ремонтны тизләтергә кирәк, юкса көзгә хәтле сузы­лырга мөмкин, – диде Наҗия Нәбиуллина.

Шулай ук подъездларны ре­монтлау бара, стеналарны бу­ярга әзерләп куйганнар.

Капиталь ремонтка 2 млн 656 мең сум акча бүлеп бирелгән. Моңа 3/11 йортының фасадын һәм подъездларын ремонтлау каралган.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International