Районыбызның Богодаровка авылындагы ШЭ КФХ Салихов хуҗалыгыннан Сергей Колясев үзен төрле яктан оста механизатор итеп танытты.
ШЭ КФХ Салихов – күп еллар уңышлы эшләп килгән, тотрыклы эшләүче фермер хуҗалыкларының берсе. Рөстәм Мөстәкыйм улы хуҗалык итү стратегиясен авылдашларының эшкә тырышлыгын, һәрчак яңалыкка омтылышын, җиргә тугрылыгын истә тотып сайлый. Сергей Колясев – хуҗалык җитәкчесенә таяныч булырлык алдынгы карашлы игенчеләрнең берсе.
– Киң профильле механизатор таныклыгын Чистай автомеханика техникумында укыганда алдым. Техникумны бетергәннән бирле трактордан төшкән юк, – ди Сергей.
Бары тик солдат хезмәтен Архангельскийда үткәндә һәм техникумда укыганда гына туган авылы кырларыннан аерылып тора ул. Сергейга, гадәттә, иң катлаулы һәм иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Чәчү чәчәргә теләсә кем алынмый. Ә бу четерекле эш белән ул инде ике дистә ел шөгыльләнә. Ике ел элек аңа хуҗалыкка кайткан өр-яңа МТЗ-1221 тракторын бирәләр. Хәзер яңа техника сатып алу сирәк күренеш. Шуңа да аны эштә үзен гел яхшы яктан күрсәткән, техниканың кадерен белүче егетләргә генә ышанып тапшыралар.
Быел Сергей 500 гектарга якын язгы чәчү чәчте. Хәзер үсемлекләрне тырмалау белән мәшгүль, аларның сыйфатына, үзвакытында үткәрелүенә күп нәрсә бәйле. Шуңа да алдынгы механизатор вакыт белән, ару-талу белән исәпләшмичә, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшли. Ул җитәкченең уң кулы, нинди техникага утырса да эшен менә дигән итеп башкара. Җәй уртасында КСК-100 комбайнына утырып терлекләргә азык хәзерли, аннары тагын тракторга утырып көзге чәчүдә катнаша, кышын мастерскойда ремонтта һәм малларга азык кертүдә эшли.
– Нигә эшләмәскә, техника яңа, ышанычлы, тамак тук, кайнар ашны басуга алып киләләр. Эшнең нәтиҗәсе күренеп тора, басулар матурлана, үсентеләр күтәрелеп киткәндәй була, – ди бул- дыклы тракторчы.
безнең белешмә
ШЭ КФХ Салихов хуҗалыгында 14 кеше хезмәт куя, шуның яртысы игенчелектә, калганы терлекчелектә эшли. Авылда барлыгы 24 йорт исәпләнә, аларда нибары 54 кеше яши. Район газетасын 16 гаилә алдыра.
Дилфас ГАЛИЕВ