Печән хәзерләүдә заиковскийлылар үрнәгенә иярик

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Районыбыз хуҗалыкларында 9394 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрне били. Күпьеллык үләннәр чабуны 1 июльгә төгәлләргә кирәк. Кайсы хуҗалык җитәкчесенең бу мөһим эшне оештыруга ни дәрәҗәдә җаваплы каравын таблицадан күрергә була.

Беренче графа- хуҗалыклар, филиаллар, агрофирмалар исеме, икенче- чабылырга тиешле күпьллык үлән басулары(гектарларда), өченче-чабылган күпьеллык үлән басуы(гектарларда)

Заиковский    1006    360

Әнәк   149      0

Мензелинский          597      517     

Якты юл         752      70

Мәлкән           394      0

Сөт иле Минзәлә ф\лы         1743    587

Тәкермән        710      300

Вахитов          953      460

Куйбышев      840      386

Байлар            287      228

Сөт иле Чулман ф\лы 2790  1374

Калморза       140      15

Калинин        1474    350     

Николаевка    810      50

Мензелинские зори  2424    415

КФХлар         1282    0

Район буенча            9394    4700

Чабылган күпьеллык үләннәрдән район буенча 1400 тонна печән хәзерләнгән. Шуның эченнән “Сөт иле Минзәлә” филиалы-320, “Сөт иле Чулман” филиалы-614, Заиковский ҖЧҖ-200 тонна печән төргәкләргә төрелгән. Ә менә “Мензелинские зори” агрофирмасы хуҗалыклары бер тонна да печән әзерләмәгәннәр. Сенаж салу буенча да эшләребез мактанырлык түгел әле, әлегә бу эштә начар бара.

Күпьеллык үләнннәрне чабып, печән,сенаж хәзерләүне оештыру бүген хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен иң мөһим һәм катгый бурычларның берсе. Тиздән берьеллык үләннәр дә җитешәчәк. Ике фронтта берьюлы эш алып баруы кыен була шул инде. Бүген кайда үлән бар, тизрәк җыеп алырга кирәк. Кышын берсе дә артык булмаячак.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International