Менә икенче атна дәвамында “Чиста шәһәр”нең дүрт кешелек махсус бригадасы шәһәр урамнарындагы тирә-юньгә комачаулык һәм куркыныч тудырып утыручы картайган, корыган тополь, каен кебек агачларны кисү белән мәшгуль.
Урам якта, юл буйларында, тротуарлар янәшәсендә үскән шундый 60 төп агачны кисәргә заявка бирелгән. Һәркөнне 3-4 төп агач киселә.