Яңа Мәлкән авыл җирлегенә кергән авылларның төзекләнә баруы, яңа объектлардан тыш яңа йортлар төзелүе соклану уята, заманча материаллардан салынган мондый мәһабәт йортлар авылларга ямь өсти.
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов бу вазифаны өч ел элек башкарырга алынган. Моңа кадәр ул урта мәктәптә укыта иде. Кем әйтмешли, аягы “җиңел” булды.
Шушы вазыйфага керешкән елында ук, авыл җирлегенең отчет җыелышында Мәлкән авылына тагын бер өстәмә су скважинасы кирәклеген искәрткән иде авыл кешеләре. Язга чыккач, шушы четерекле эшкә керешеп, җәйгә яңа скважинадан яңа салынган су трассасыннан файдалана да башлый яңамәлкәнлеләр. Дусайкичү авылында яшәүчеләр дә суүткәргечләренең якын арада яңартылуына өмет итәләр.
– Соңгы 4-5 елда гына да җирлектә 15 йорт салынды. Йорт салучылар арасында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә бар. Әйтик, Айрат Шакиров үз көче белән салып, узган ел яңа йортка керде. Ул ындыр табагында орлык чистарту агрегатында эшли. Гомер буена хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләгән Борис Сизовның улы Валерий да бүгенге көндә үз көче белән йорт төзи. Аның хатыны Ләйсән балалар бакчасында эшли, ике бала үстерәләр. Читкә чыгып киткән авылдашларыбыз да авылга кайтып йорт сала башладылар. Әйтик, Альберт Назаров Иске Мәлкәндә йорт салырга кереште. Шушы якның табигатен үз итеп Зәй, Әлмәт ише шәһәрләрдән килеп йорт салучылар да байтак. Алар нигездә йортларын дача итеп файдаланалар, биредә ял итеп китәләр, – дип авыл тормышы белән таныштырды Зөфәр Нәҗметдинов.
Әйе, авыл җирлеге башлыгы читтән килеп йорт салучылар хакында хәбәрдар булып тора, аларга таянып авылны төзекләндерү хәстәрен күрергә тырыша. Яңа Мәлкән авылында моннан берничә еллар элек шундый йортлар калкып чыккач та, авыл урамнары шул йортларда яшәүчеләр көче белән күтәртелеп, ком-таш җәелгән иде. Узган ел Иске Мәлкән авылындагы бер урамга керә торган юлга да Әлмәттән килгән эшмәкәр Рифкат Садыйков көче белән вак таш җәелгән. Авыл урамнары тулысынча күтәртелеп, вак таш салынса, авыл тагын да төзекләнер иде. Авыл зурая төшкәч, электр энергиясенә дә ихтыяҗ зурая. Шуны истә тотып, биредә яңа трансформатор урнаштырылган, электр баганалары яңартылган.
– Безнең якның табигате матур, җире уңдырышлы. Авылларга газ, телефон кергән, Интернет үткәрелгән, пенсия, район газетасы вакытында таратып торыла. Яшим дигән кешегә бөтен шартлар бар. Юллар да асфальтланса, бигрәк яхшы булыр, барыбыз да сөенер идек, – ди авыл җирлеге сәркатибе Резидә Шиһапова.
сан
Яңа Мәлкән авыл җирлегенә кергән Яңа Мәлкән, Иске Мәлкән, Дусайкичү авылларында 307 йортта 582 кеше яши, шуларның 218е – пенсионер, мәктәптә укучылар 25, мәктәпкәчә яшьтәге 19 бала бар.
Флүрә МУСИНА