“ТРАКТОР-ПРИЦЕП” ОПЕРАЦИЯСЕ

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

30 июньгә кадәр районда Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән берлектә “Трак­тор-Прицеп” операциясе үткәрә. Ел башыннан бирле районда 60 берәмлек үзйөрешле маши­на тикшерелгән, нәтиҗәдә 12 беркетмә төзелгән һәм штраф салынган. 18 күрсәтмә бирелгән, шуларның өчесе үтәлмәгән өчен судка җибәрелгән. Рай­онда барлыгы 1000 берәмлек үзйөрешле машина һәм алар­га прицеп бар, 15 июньгә чама белән яртысына файдалануга рөхсәт бирелмәде, операция барышында алардан файдала­ну-файдаланмау тикшереләчәк.

Р.Гыйльманов ТР ның Минзәлә шәһәре һәм районы буен­ча дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы. Опера­ция барышында үзйөрешле техниканың һәи прицепның техник торышы, файдалануга рөхсәт кәгазе, теркәлү докумен­ты, дәүләт теркәү билгеләре, машина йөртүченең трактор-ма­шинист таныклыгы тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International