Урыс мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Быел Урыс урта мәктәбен бер егет һәм өч кыч тамамлыйлар

9 сыйныфка кадәр алар 13 кеше иде, ә хәзер 9 бала, БДИдан куркып, алар Яр Чаллада, Әлмәттә, Минзәләдә укырга булганнар, егетләр нефтяник, кызлар - хисапчы булырга телиләр. 11 сыйныфны иң тырышлары гына тәмамларга калдылар. Элвира Гайнетдинова татар теле һәм әдәбияте буенча республика олимпиадасында 3 нче урын алды.  Ике укучы Казан федераль университетка, 1 - Яр Чаллыдагы пединститутка, ә 1 - Әлмәт нефтяной институтка укырга керергә җыеналар. Сария Маликова - чыгарылыш сыйныфының җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International