Театр артистлары Чаллыда Сабантуй үткәрә

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

28 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Үзәк Мәйданында, Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан, республика театрларының VIII Сабан туе була. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

Сабантуйларның бөтен төр уеннарын да театр коллективлары оештыра, уйната. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры исеме һәр елны призлы урын алучылар рәтендә яңгырый. Егермешәр приз алып, иң актив дип танылган коллектив ул.

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз! Республика театрлары Сабан туена, үзебезнең Минзәлә театры өчен җан атарга бармый калмагыз.

Баш батырга “Шевроле-Нива” автомобиле тапшырылачак!

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International