Дәүләт ветеринария берләш- мәсе белгечләре йорт хайваннары – кәҗә һәм сарыкларга себер язвасына карата иммунизация ясату турында гаризалар кабул итә, телефон: 3-13-05, 3-17-06.
Хайваннар, мөгезле эре терлек, шулай ук сарыклар һәм кәҗәләр себер язвасы белән шул чирдән үлгән хайваннар күмелгән үләт базлары яки билгеле булмаган чирле хайваннар күмелгән урыннар тирәсендәге үлән ашап йөргән көтүлекләрдә зарарлана. Кешеләр исә үз чиратларында зарарланган хайванны суйганда, эшкәрткәндә, итен ашаганда зарарланалар.
Шуның өчен инфекция кергән ит кулланучыларга барып җитмәс өчен, ветеринар контроль үтәләр, ветеринар экспертиза үткәрелә. Татарстан Республикасында хайваннарда себер язвасының аерым елларда берничә очрагы гына теркәлгән.