Кем күпме бюджет акчасы алган?

2014 елның 20 июне, җомга

Беренче графа хуҗалыклар һәм агрофирмалар исеме, икенче 2014 елның биш аенда Россия һәм Татарстан бюджетыннан бирелгән акча (мең сумнарда).

Сөт иле 6350

Заиковский 2926

Калинин 851

Калморза 443

Мензелинские зори 14426

КФХлар һәм ярдәмче

хуҗалыклар 6170

Район буенча 31166

Субсидияләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз карамагындагы җирләрне эшкәрткән һәм товарлыклы сөтне узган елга караганда күбрәк саткан өчен бирелә. Үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән РФ һәм ТР хөкүмәте тарафыннан бирелә торган субсидияне “Мензелинские зори” агрофирмасы, ”За­иковский” хуҗалыгы, КФХлар һәм ярдәмче хуҗалыклар алды. “Мензелинские зори” агрофирмасы карамагындагы Калморза һәм Калинин хуҗалыкларына субсидияне узган елга караганда күбрәк сөт саткан өчен генә бирделәр, Николаевка хуҗалыгы сөт җитештерүне киметкән иде, хуҗалыкка субсидия эләкмәде.

Товарлыклы сөт саткан өчен районыбыз хуҗалыклары 2950 мең сум күләмендә өстәмә рәвештә ТР хөкүмәте субсидиясе алдылар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бер килограмм сатылган товарлыклы сөтнең җитештерүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау максатыннан бирелә торган субсидияне “Сөт иле” һәм башка хуҗалыклар алды.

Тиздән сөт өчен биш айлык нәтиҗәләр буенча район хуҗалыкларына федераль субсидия кайтыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International