Су күтәрелү бикбаулыларга күпер салырга комачаулый

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бикбау авылы халкы елның елында аръякка, ягъни болынга чыгып малларына кыш чыгарлык печән хәзерли.

Печәнгә төшү өчен аларга Ык елгасы аркылы күпер салырга кирәк. Быел Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелү сәбәпле , Ык елгасында да су күтәрелде. Әлегә авыл халкы елга аркылы күпер сала алмый. 

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International