3 нче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Шәһәребездәге 3 нче урта мәктәпне быел барлыгы 27 укучы тәмамлый. Район буенча иң зур сыйныф ул.

Әлеге сыйныфка балалар педагогия көллиятеннән, шәһәрнең беренче урта мәктәбеннән килгәннәр. Шулай булса да бу сыйныфта укучы балалар бер-берсе өчен үлеп торалар, хезмәт сөючән, укуны, спортны яраталар,-ди сыйныф җитәкчесе Марина Николаевна Аржаева. Бу сыйныфта укучы балаларның 15е гел яхшы билгеләренә генә укыган. Балаларның бөтенесе дә укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә телиләр. Балалар үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән, музыкаль мәктәпне төгәлләгәннәр, спортны яраталар, рәсем сәнгате белән кызыксыналар. Екатерина Кудряшова рус теленнән үткәрелгән олимпиадада республикада икенче урынны алган, рус теле әдәбиятыннан призер булган.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International