Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында гражданнардан үзара салым җыю турында күп кенә фикерләр әйтелгән иде. Минзәлә муниципаль район авыл җирлекләрендә дә үзара салым кертү буенча референдумга әзерлек бара. Әлегә кануннар, башка районнарның тәҗрибәләре өйрәнелә.
Тарихта 81 ел элек инде авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар“га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә. Эшләрне башкару өчен бюджет акчалары гына җитми.
Әлбәттә, үзара салым җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен дә авылларда референдум уздырылачак. Референдум ул – үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Референдумның асылында нәрсә ята?
Әлеге сорау белән без муниципаль районның аппарат җитәкчесе Роза Салдаевага мөрәҗәгать иттек:
– Үзара салым республиканың күп кенә районнарында акрынлап кертелә бара. Бу өлкәдә яңалык та бар. Агымдагы елда ул республика бюджетыннан да өстәмә финансланачак. Яңа канун кабул ителде: референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, җирле үзидарә Советына, башкарма комитетына бу акчаларны җыярга рөхсәт бирелде, әле тагын шуңа өстәп дәүләт субсидия дә бирәчәк. Хөкүмәт халыктан җыелган 1 сумга өстәп, 3 сум акча бирә. Бу акча зиратларны, юлларны, су трассаларын ремонтлауга, су башнясы куюга, мәчетләрне, чишмәләрне төзекләндерү кебек эшләр өчен тотыла ала. Аерым алганда, юллар проблемасы кискен торганлыктан, күп өлеше юлларны яхшыртуга тотылыр дип көтелә.
Референдум үткәрелгәнче үзара җыем акчасына башкарыласы эш төрләре билгеләнгән булырга тиеш. Референдум җирле үзидарә Советының карары чыгып, 45 көн узгач үткәрелә. Квартал азагында Финанс министрлыгына гариза бирелә, икенче кварталда бу акчалар кайта. Аларны куллану буенча һәр квартал ахырында хисап тапшырылып барыла.
Референдум сайлауны хәтер- ләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә “риза” яисә “каршы” дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.
– Авыл җирлеге башлыклары моңа ничек карый?
– Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: референдумда актив катнашып, үзара салым җыюга ризалыгыгызны бирсәгез иде. Халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчасы тиененә кадәр максатчан файдаланылырга тиеш була. Беренчедән, аның нинди максатларда кулланылуы хакында халык алдында хисап тотылачак. Икенчедән, ТР Финанс министрлыгы тикшереп торачак, – диде Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин.
– Җыелган акча авылның үзенә генә китәме, әлла авыл җирлеге исеменә китәме дип сораучылар бар. Җыелган акча шушы авыл өчен тотылачак. Халык авылның патриоты икән, суыннан, җиреннән файдалана икән, димәк, ул бу референдумга кушылырга тиеш, – дип үз фикерен белдерде Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин.
сүз уңаенда
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы әзерләгән методик кулланма нигезендә, 1 һәм 2 группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шушы ветераннарның тол хатыннары, күпбалалы гаиләләр, көндезге бүлектә укучы студентлар (башка вариантлар да мөмкин)үзара салым түләүдән азат ителәләр.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА