Авыл хуҗалыгы галиме Олег Шайтанов инде берничә ел элек үк 10 еллык корылык чорына керүебез хакында кисәтеп куйган иде. Аның беренчесе 2009 елда башланды.
2010 елдагы корылык исә авыл хуҗалыгына салган миллиардларны “көйдерде”. Быел да май аенда ук безнең районда яварга тиешле яңгырның өчтән бере генә күктән төште. Галим исәпләүләре буенча, быел ел яңгырлы булырга тиеш дип фаразланган. Районда булганда Олег Шайтановтан тагын корылык буламыни дип сораган идем.
– Тәҗрибәләрдән, математик исәпләрдән, явым-төшем еллык күрсәткечләрдән ким булмаска тиеш иде. Температураның кисәк югары күтәрелүен аңлата алмыйм, – диде ул борчылып. Шайтанов тынычлана ала. Июньдә ул да көтмәгән яңгыр ява башлады. Юкса, республикада авыл хуҗалыгында чираттан тыш хәл игълан ителгән иде. Безнең район корылык буенча кызыл зонага кермәде.
Хәзер кермәс тә инде. Яңгырлар буенча норма үтәлде. Иген культуралары, бигрәк тә өстәмә тук- лану алырга өлгермәгәннәре, бераз сынатыр, билгеле. Ә кукурузга, бәрәңгегә, соңгы культураларга бик шифалы булды бу яңгырлар. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алырга өлгерүчеләр дә отты. Олег Шайтанов май аенда безнең игенчеләрне күпьеллык үләннәрне ничек үстерергә өйрәтеп киткән иде. Районда иске чәчүлекләр бик күп. Шуңа да карамастан, күп хуҗалыкларда яңа чәчүлекләргә игътибар юк. Быел район башлыгы Айдар Салахов орлык өчен күпьеллык үлән мәйданнарын күбрәк калдыруны таләп итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев биргән саннардан күренгәнчә, районда 700 гектарда күпьеллык үлән орлык өчен калдырыла. Чәчүлекләрнең иске булуын, түбән уңдырышлылыгын, чүплелеген исәпкә алганда да бер гектардан бер центнер орлык алу мөмкинлеге бар. Димәк, быел ук үлән массасы бик түбән булган 3100 гектар күпьеллык үлән мәйданын сөреп, киләсе елга ук мәйданнарны тулысынча яңарту мөмкинлеге бар. Шайтанов шатлана ала. Чөнки район игенчеләре аның киңәшләрен тота бит.
сан
Чәчүлек мәйданнарның иң күбен күпьеллык үлән алып торучы хуҗалык - “Заиковский”да ул – 28 процент. Аның үткән елдагыдан калган печәне дә амбар тулы. Иң азы “Сөт иле – Минзәлә”дә. Быел яз күпьеллык үләнне иң күп мәйданда “Мензелинские зори” чәчте – 517 гектар. Бу факт тагын бер кат инвесторның терлекчелеккә игътибарын арттыруы хакында сөйли.
белешмә
Июнь аенда айлык норманың (63 мм) фәкать яртысы гына яуды әле. Аерым басуларда 20 мм дан да азрак явым- төшем булды.
Илдус ШАҺИЕВ