ОСТА КУЛЛАР

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Балалар иҗат йортында Ян­гын сагы оешуының 30 еллы­гына багышланган республи­ка иҗади конкурсына йомгак ясалды. Район буенча иң яхшы эшләр дип 1нче (мөдире – Л.Калашникова), 4 нче (Р.Усова), 8 нче (Я.Подгорная) балалар бакчалары, коррекцион мәктәп- интернат (К.Нәҗмиев), кадет мәктәбе (Р.Мөбәрәков), рәсем сәнгате мәктәбе (Е.Митюшкина) укучылары хезмәтләре табыл­ды. Балалар иҗат йортының “Су­домоделирование” берләшмәсе “Техник иҗат буенча иң яхшы хезмәт” номинациясендә (укытучылары – С.Игнатьев) билгеләп үтелде.

ТРның Минзәлә районы бу­енча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе, эчке эшләр майоры Альберт Тимер­ханов һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева кат­нашучыларга грамоталар һәм бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International