ГАДӘТИ БУЛМАГАН КОНЦЕРТ

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Илсөя Хәбибуллина җитәкчелегендәге картлар йорты коллективы хезмәткәрләре Фе­доров исемендәге һәм Аксубай­дагы картлар һәм инвалидлар йортына тәҗрибә уртаклашу өчен һәм концерт программасы белән бардылар.

Аксубай интернат-йортын­да элек бездә тәрбияләнгән өлкәннәребезне дә очраттык. Алар безне җылы каршы алды­лар.

“Бездә күп ансамбльләрнең, коллективларның чыгыш ясаган­нары бар, ләкин К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен театр училище­сын тәмамлаган артистлар кебек уйнадыгыз” – дип соклануларын белдерделәр әлеге интернат­ларда эшләүче хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр. Карап утыручылар куллары арыганчы алкышладылар.

Соңыннан хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International