Фидаил Камалов “Мензелинские зори” агрофирмасы “Калинин” хуҗалыгының алдынгы механизаторларының берсе.
Уңган механизаторга моннан өч ел элек агрофирмага кайткан “Ягуар” терлек азыгы хәзерләү комбайнын ышанып тапшырганнар иде, булдыклы, эшчән Фидаил җитәкчеләрнең ышанычын аклады. Елның елында хуҗалыкта булдыклы механизатор ярдәме белән терлекләргә җитәрлек күләмдә сусыл азык әзерләнә. Фидаил быел да сынатмый, аның комбайны туктаусыз эшләп тора.
Кичәге көнгә хуҗалыкта барысы 1300 тоннадан артык сенаж базга салынды.