Үткән ял көннәрендә Минзәлә делегациясе Уинск авылында үткән Пермь краеның беренче авыл Сабантуенда катнашып кайтты.
60 кешелек делегация составында мәдәният-сәнгать әһелләре, көрәшчеләр, власть вәкилләре, журналистлар бар иде. Татарстан йөзе булып барган якташлар сәхнәдә дә, келәмдә дә сынатмадылар.
Бу хакта тулырак фоторепортажны “Минзәлә”-“Мензеля”газетасының алдагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.
Рәсемдә: Минзәлә делегациясе Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин һәм Уинск район башлыгы Александр Казюковны каршы ала.
Илдус ШАҺИЕВ