Минзәләлеләр җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга каршы

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында закон тәмәке тартучыларның хокукларын кысуга түгел (чөнки ул тәмәке тартуны бөтенләй үк тыймый), ә бары тик башка цивилизацияле илләрдәге кебек тәмәке тартуны тулысынча тыя торган урыннарга чикләүләр куюга юнәлтелгән. Бу законга карата минзәләлеләр нинди фикердә соң?

 Ирина Михайлова, күппрофильле яшьләр үзәге ди­ректоры:

– Бик яхшы закон, мин ике куллап бу закон яклы. Тәмәке тарту бернәрсә дә бирми, сәламәтлекне генә бетерә.

Эльдар Сабиров, район прокуроры урынбасары:

– Законга уңай карыйм. Дөресен әйткәндә, элек үзем дә тарта идем, ике ай элек бу начар гадәтемне ташладым. Үз сәламәтлегемне саклау һәм башкаларга зыян китермәү максатыннан әлеге закон кагыйдәләрен саклыйм.

Татьяна Мясникова, социаль яклау бүлеге начальнигы:

– Мин бу закон яклы, чөнки әлеге законга бәйле рәвештә халык үз сәламәтлеген кайгыртыр иде. Җәмәгать урыннарында тарткан кешеләргә карата кагыйдәләрнең кырыс булуы яклы.

Яна Подгорная, 8 нче балалар бакчасы мөдире:

 – Уңай карыйм. Шәһәрдә тәмәке тартучылар күбәйде, кая карама – кулларына тәмәке тотып торалар. Бигрәк тә тарту белән яшьләр мавыга. Балалар бакчасы янында тартып торучыларга әллә ничә тапкыр кисәтү ясаганым бар. Штрафлар суммасын күргәч, күпләр уй­ланыр дип уйлыйм.

Нәкыйп Илдарханов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе:

– Мин үзем “стажлы” тәмәке тартучы, 20 елдан артык тартам. Эшемдә психологик нагрузка күп, шуңа нинди дә булса бушану кирәк. Сигарет ярдәмендә тыныч­ланырга өйрәндем. Әлеге зыянлы гадәтемне ташлап караганым булмады, ләкин андый уем бар. Кайчан тормышка ашырасын гына белмим. Мин җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законга каршы түгел.

 

 Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International