Районда мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләре тулы куәткә бара. Төзекләндерүче объектларның берсе – “Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе”.
1964 елда төзелгән бу мәһабәт бина, өстән- өстән ясалганын исәпкә алмаганда, бер тапкыр да капиталь ремонт эшләре күрмәгән. Көн дә биредә “ИСК ПромЖилСервис” ҖЧҖнең 60шар эшчесе хезмәт куя. Бүгенге көндә бинаның эчендә дә, тышкы якта да ремонт эшләре башкарыла.
Капиталь ремонт эшлә- ренә 51 млн 200 мең сум бүлеп бирелгән, – дип сөйләде Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе ди ректоры Камил Нәҗмиев.
Бинаның өченче катында төп төзекләндерү эшләре тәмамланган, стеналарга обои беркетү, идәнгә полимер линолеум җәю генә калган. Душ бүлмәләрендә, ә алар биредә икәү, плитка салыначак, идәне җылытылачак. Бу катта 9 уен һәм 25 йокы бүлмәсе бар. Икенче катта стеналарны штукатурлау эшләре башкарыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, штукатур эшләре биредә яңа технологияләр белән башкарыла. Әлеге машина эчке һәм тышкы стеналарны тигезләү өчен кулланыла. Кул эшләре белән чагыштырганда әлеге технологияләр бе лән башкарылган эшнең сыйфаты да югары,эш темпы да тизрәк бара,үзе бик уңайлы да, – дип сөйли бизәү эшләре буенча бригадир Адел Михайлов
Бу этажда 19 уку бүлмәсе бар, һәр кабинетның мәйданы якынча 40 квадрат метр. Ремонт эшләреннән соң административ һәм хуҗалык бүлмәләре төп корпустан аерым торачак.
Беренча катта идәнгә бетон җәю өчен әзерлек эшләре бара. Шулай ук штукатур эшләре башланды. Әлеге ремонтның тагын бер өстенлеге – төзекләндерү эшләреннән соң энергия күпкә азрак сарыф ителергә тиеш.
Проект буенча фасадны җылыту материаллары каралган. Бинаны бөтен яктан да шушы махсус мамык белән тышлыйбыз. Пластик тәрәзәләр урнаштыру, эчке яктан стеналарны эшкәртү, түбәне каплауда, шулай ук җылыткычлар кулланабыз – болар барысы да энергияне азрак сарыф ителүгә юнәлдерелгән. Экономияләү якынча 60-70 % булачак, - диде “ИСК ПромЖилСервис” ҖЧҖнең баш инженеры Рамил Егоров.
Мәктәпнең өч катында да тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Әлеге эшләрне “Лига” оешмасы башкарып чыккан. Инженерлык челтәрләре тулысынча яңартыла. Электр челтәрен “Электроком” компаниясе алыштырган.
Капиталь ремонт программасы буенча каралмаган эшләрне башкарырга иганәчеләр ярдәм итә.
“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында безнең мәктәпкә иганәчеләр зур ярдәм күрсәтәләр. “Мәктәпләрне төзекләндерү” программасы буенча каралмаган эшләрне алар ярдәме белән башкарабыз. Энергетиклар, үзебезнең җирле депутатларыбыз, ул Алмаз Шәрипов, Равил Миңнехуҗин, Илшат Фәрдиев ярдәме белән тышкы инженерлык челтәрләрен алыштырырга, мәктәп территориясен төзекләндерергә, бүлмәләргә яңа мебель, сыйныфларга техника алырга планлаштырабыз, – диде коррекция интернат-мәктәбе директоры Камил Нәҗмиев.
Уен, йокы бүлмәләре, ашханә һәм актлар залы өчен махсус дизайн да каралган.
Мәктәптәге ремонт эшләрен ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе кабул итәргә вәгъдә иткән.