Керем елга 300 мең сумнан артмаса
Эшмәкәрнең керем күләме елына 300 мең сумнан артмаса, ул мәҗбүри пенсиягә иминият өлешен билгеләнгән күләмдә түли. Ул исә үзмәшгуль халыкның бер минималь хезмәт хакын һәм Пенсия фондына иминият взносы тарифын 12 тапкырга арттыру рәвешендә билгеләнә. Агымдагы елда минималь хезмәт хакы 5554 сум дәрәҗәсендә билгеләнде, шул рәвешле мәҗбүри пенсия иминиятенә взнос быел 17328,48 сум тәшкил итә.
Районда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 629 граждан теркәлгән.
К р е с т ь я н - ф е р м е р л ы к хуҗалыклары башлыклары өчен билгеләнгән сумма хуҗалыктагы халык санына тапкырлана (үзен дә кертеп).
Ә мәҗбүри медицина иминиятенә иминият взнослары быел 3399,05 сум. Шул рәвешле, керемнәре 300 мең сумнан артмаган үзмәшгуль халык өчен билгеләнгән иминият взносларының гомуми суммасы быел 20 727,53 сумга тигез.
Әгәр 300 мең сумнан артып китсә
Эшмәкәрнең керем күләме елына 300 мең сумнан артса, ул иминият взносларын билгеләнгән күләмдә – 17 328,48 сум тәшкил итеп, ул 300 мең сумнан артып киткән кеременнән 1% өстәп түләргә тиеш. Өстәвенә 8 тапкыр минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләүче эшмәкәрләргә максималь күләм билгеләнгән. Быел бу күләм 138 627,84 сум тәшкил итә.
Агымдагы ел өчен мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина иминиятенә билгеләнгән күләмдә иминият взносларын 31 декабрьдә калмыйча түләү зарур. Бер тапкыр яисә ел дәвамында берничә бапкыр бүлеп түләргә була. 300 мең сумнан артык керем алган эшмәкәрләр 2014 нче ел өчен взносларны ике этапта түли: ел дәвамында алар иминият взносларын билгеләнгән күләмдә һәм 2015 нче елның 1 апреленнән соңармыйча 300 мең сумнан арткан керем суммасының 1 % ын түләргә тиеш.