“Кадрәк” ял һәм күңел ачу үзәгендә авыл халкына һәм килгән кунакларга ял итү өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышканнар, балык каптырасың килсә кармак белән балык эләктерү өчен биш гектарлы күле бар, тирә-ягына меңләгән агачлар утыртылган. Электр линиясе сузылган. Эскәмияләрне ике рәтле итеп күтәртеп ясаганнар, тактаны ефәк ситсы белән төреп тә куйганнар.
Сабантуйны алып баручы Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада ханым Рзаева ачып җибәрде. Сабантуй мәйданына күл төбеннән чыгып су патшасы Нептун һәм аның кызы, Су анасы килеп керде. Ул әйткәнчә, күлләр, елгалар һәм океаннардагы сулар икмәк кебек иң кирәклесе. Безнең сезгә теләгебез шул: күлләрне, елгаларны чистартып торыгыз, – диде Нептун. Юрий Гарнышев шушы күлне чистартып, ял итәр өчен урын ясады. Нептун табигатьнең алтын ачкычын аңа тапшырды. Ул ял итү паркында яшелләндерү эшләрен дәвам итәчәген, авыл халкының, хуҗалык, авыл җирлеге башлыгының булышуларын тагы бер кат дәлилләде. Аннары “Мензелинские зори” агрофирмасының «Калинин» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Биктимеров килгән халыкны Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикләде. Аннан соң игенчелектә, терлекчелектә тырыш һәм яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән авылдашлары чакырылып, һәркайсына бүләкләр тапшырылды. Кыр батыры булып Юрий Юзманов танылды. Аңа махсус приз – 60 килолы бозау алу өчен документ бирделәр. Барысы 200дән артык кешегә бүләк тапшырылды. Бүләкләр саллы, бер кешедә онытылмаган, хуҗалыкта эшләгән кешенең кадерен беләләр бит. Аннары сабантуй әләмен Кадрәкнең былтыргы абсолют чемпионы Ришат Гайнетдинов, быелгы язгыкыр эшләре батыры Юрий Юзманов һәм сыер савуда алдынгы терлекче Нина Кириллова күтәрде.
Сабантуйга Туфан Миң- нуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары да килгән иде, алар “Гөргери кияүләре” спектакленнән бер күренеш, күрсәттеләр. Аннары алып баручылар Кадрәк сабантуена кайткан күренекле якташларын, югары хезмәтләре белән дан казанганавылдашларын мәйдан уртасына чакырып таныштырдылар һәм бүләкләделәр. Барлыгы 12 кешегә самовар бүләк иттеләр. Шулай ук Кадрәк җирлеге бик күп спорт мастерлары, данлыклы көрәшчеләр тәрбияләгән, үстергән төбәк ул, аларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Көрәшчеләр дигәннән бу сабантуйга республиканың данлыклы көрәшчесе бик күп сабантуйлар батыры Раббани Гайфуллин да килгән иде, бу легендар көрәшче белән бергә бик күп көрәшчеләр фотога да төштеләр.
Сабантуйга якташлары ТРның атказанган артисты данлыклы, шөһрәтле җырчы Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Чаллы шәһәреннән “Карендәшләр” ансамбле, композитор Ринат Гобәйдуллин, язучы сатирик, публицист Фәнзаман Баттал да килгән иде. Алар үз чиратында халыкны моңлы, күңелле җырлары белән сөендерделәр. Энҗе Мингалимованың Кадрәк турында яңа җыр башкаруы нур өстенә нур булды.
Уйналган уеннар, ярышларның бөтенесенә дә тукталып тормыйча, гадәт буенча сабантуйда иң ерактан кайткан кеше, иң озын толымлы хатын- кыз, иң карт кеше, яңа туган бала, яңа өйләнешкән пар, быел өй салып кергән гаилә һәм башкасы билгеләп үтелде.Аларның күбесендә кадрәклеләр катнашып, иң оста, җитезләргә дигән бүләкләр дә шуларга эләкте. Касыйм Гафиятов исемендәге татарча көрәш турнирын генә алыйк. Анда төрле үлчәүдәге авырлыкларда Ришат Гайнетдинов, Илнур һәм Илнар Камаловлар, Ирек Заһриев, Ришат Камалов,Алмаз Нәбиуллин һәм башкалар беренче ике урынны алдылар. Ә Сабантуйның абсолют батыры булып икенче ел рәттән Ришат Гайнетдинов калды. Яшьләр арасында шулай ук Кадрәк җирлегеннән Алмаз Нәбиуллинга тиңнәр булмады. Кунаклар арасында ТРның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, Универсиада чемпионы Ринат Әхмәтшин җиңүче булды.
Ул ярышларда 11 ат катнашты, аларны иярләүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аюдан Раил Газизовның аты беренче, Җәмәктән Илназ Ханнанов иярләгән ат икенче, Тукай районыннан Илмир Нигъмәтуллин иярләгән ат өченче булып килде. Ат чабышында ат иярләгән ике кыз да бар иде. Җәмәк авылыннан чабышкы атлар тәрбияләгән Нургали Гыйлаҗевка да махсус приз бирделәр. Багана башына менүчеләр, капчык киеп йөгерүчеләр, 46 размерлы галош киеп йөгерүчеләрнең исәбе- хисабы юк иде. Юрий Гарнышев үзе бер уен уйлап тапкан – кем тизрәк һәм күбрәк йомырканы кулы белән кысып вата, әлеге уенны да халык бик яратып кабул итте. Бер якта җырчылар җырлап торды, Сабантуй мәйданы тирәли сәүдә гөрләп барды. Эшмәкәрләр бу бәйрәмдә акчаны көрәп алдылар. Кадрәк сабан туе бәйрәме көнне вертолетта үтеп киткән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Казаннан, Пермьнән һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән кунаклар да, якташлар да бик ошатып киткән.
Дилфас Галиев