Янгынга каршы махсус режим

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 6 июньнән башлап, аерым күрсәтмә биргәнчегә кадәр, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Татарстан Республикасы территориясендә мондый режим аномаль эссе һава һәм 5 нче класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян куркынычын, әйләнә-тирә мохиткә зур матди югалтулар килүен булдырмый калу максатыннан кертелә. Моннан тыш янгынга каршы махсус режим куркыныч табигый күренеш – корылык нәтиҗәсендә азык-төлеккә янаучы куркынычны туктату максаты белән дә кертелә.

ТР Президенты карары беренче чиратта ТР да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсе органнары һәм территориаль өстәмә системасы көчләре өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International