Сайлап ал!

2014 елның 6 июне, җомга

“СОЛНЫШКО” ШӘҺӘР ЯНЫ- СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЫНДА 180 бала үзләренең сәламәтлекләрен ны­гытачак. Сменаның дәвамлылыгы – 21 көн. Путевканың бәясе – 13 608 сум. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 85% ын республика бюджеты түли, ә 15 % ын ата-ана түли. Коммерция оешмаларын­да эшләүчеләрнең балаларына респу­блика бюджетыннан путевканың 42,5% ы компенсацияләнә, 42,5% ын предпри­ятие түли, ата-ана түләве үзгәрми – 15%. Лагерьда 5 тапкыр ашату каралган, бер көнлек бәя – 235 сум.

ШӘҺӘР МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ 4 ХЕЗМӘТ ҺӘМ ЯЛ ЛАГЕРЕ АЧЫЛАЧАК. Анда 130 бала ял итәчәк. Бер сменаның озынлыгы – 18 көн. Укучылар өчен лагерь бушлай. 100% ны да республика бюджеты финан­ слый. Ике тапкыр ашату каралган , бер көнлек туклану бәясе – 108 сум 20 тиен.

“ОЛИМПИЕЦ” ПРОФИЛЬЛЕ ЛАГЕРЫН­ДА 190 бала ял итәчәк. Көнгә биш тапкыр ашату каралган, ул 235 сумны тәшкил итә. Путевканың тулы бәясе – 11 712 сум. Ата-аналар путевканың 15% ын түли, ул 1756 сум 90 тиен.

“ТУРИСТ” ПАЛАТАЛЫ ЛАГЕРЫНДА 7 көнлек бер сменада 50 бала ял итәчәк. Путевканың бәясе – 5328 сум, ата-ана­лар 15% ны түли, ул 799 сум 30 тиен тәшкил итә.

“ЮБИЛЕЙНЫЙ” СПОРТ-СӘЛАМӘТ- ЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЫНДА бер сменада 150 кеше сәламәтлекләрен ныгытачак һәм ял итәчәк. Путевканың бәясе – 13608 сум. Ата-аналар 15% ын гына түли. Бер смена 21 көн дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International