Депутатың булса, шундый булсын

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Иркәнәш авыл җирлегеннән Равил Миңңехуҗин район Советына депутат булып сайланган бу авыл җирлегенә гел булышып тору, өстенә төп игътибары юлларга иде дисәм дә ялгыш булмас.

Равил Лотфуллаевич үзенең дуслары аркы­лы Иркәнәш төбәген юллы итү буенча күп сөйләшүләр алып барды. Иркәнәш җирлеге авыл­ларына асфальт юл сал­дыру буенча шактый эш эшләде. Ул аңа чаклы да шушы авыл җирлегендәге авыллар арасындагы 16 км юлны ремонтлаган иде, ягъни комлы таш җәелде. Аннан соң шу­лай ук авыл эчендәге урамнар тәртипкә китере­леп, комлы таш түшәлде, төзекләндерелде. Ул шушы юлларны үзе “КамАЗлар җибәрттереп бик күп эш башкарды һәм авыл юллары танымас­лык булып үзгәрде. Шулай итеп ул ел саен диярлек авыл юлларын тәртипкә китерү буенча шхси ак­часын да кызганмады. 2012-2013 елларда авыл юлларын асфальтлау про­граммасы нигезендә Яңа Айман борылышыннан алып Мөшегегә чаклы ас­фальт юл салынды. Хәзер Иркәнәш җирлегендә яшәүчеләр асфальт юл­дан җилдерәләр генә.

Менә быел асфальт юлга Яту һәм Тегермәнче авыл­ларына керү юллары да тоташачак.

Авыл урамнарын асфальт­лы итү юл салу өчен дә эш башланды. Минзәлә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу эштә сынатмыйлар Юл мастеры Сергей Ще­голев төзеләчәк юлны үлчәп таяклар куя, схе­масын сыза, проектлый. Аннары салыначак юлның өслеген алып, тигезлиләр, катоклыйлар,ком һәм вак таш җәяләр, 20 тонна­лы катоклар белән тагы катоклыйлар. Бу эштә автогрейдерчы Васил Исмәгыйлов, бульдозер­чы Хәлил Гайсин, катокта Әскать Нуриев һәм юл эш­чесе Артур Николаев ал- ял белми хезмәт куялар.

– Юлларыбызны һәм авыл урамнарын асфальтлауга сөенеп бетә алмыйм, бу игелекле эшне башкару­ чыларга рәхмәт яусын, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов. Тегермәнче авылына керә торган 600 һәм авылның урам арасына 200 метр юл салынып бетте, тиздән аны асфальлыйсы гына калып бара.

Юл төзүчеләр шушы ара­ларда Тегермәнчегә чак- лы юл салу эшенә тоты­начаклар, әлеге ара 1800 метр тәшкил итә. Равил Лотфуллаевич ярдәме белән моннан алты ел элек Тегермәнче башлан­гыч мәктәбе, Иркәнәш гомум белем бирү мәктәбенең спорт залына капиталь ремонт ясалган иде. Аның ярдәме белән Кызыл Төбәк башлан­гыч мәктәбенә, Иркәнәш мәчетенә газ кертелде. Гомумән, авыл җирлегенә нәрсә кирәк Равил Лот­фуллаевичка мөрәҗәгать итәләр. Иркәнәш авыл җирлеге халкы зур чыгым­нар тотып авылны яшәткән өчен дә, депутатның иге­лекле эшләре өчен дә алар бик зур рәхмәтле.

сан

Иркәнәш авыл җирлеге биш авылны - Яңа Иркәнәш, Кызыл Төбәк, Тегермәнче, Яту һәм Иске Иркәнәш авыл­ларын берләштерә. Җирлектә 248 шәхси хуҗалыгы булган 652 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International