Инвалидлар эшле булачак

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы карары нигезендә, 35 тән алып 100 гә хәтле хезмәткәре булган предприятиеләр инвалидларны да үзләренә эшкә алачаклар. Закон проекты 21 апрельдә икенче укылышта кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы утырышында “Социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарга һәм инвалидларга эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты кабул ителде. Бу турыда “Татар- информ” мәгълүматларына нигезләнеп “Деловой квартал” хәбәр итә.

Закон проектының асылы шунда: хезмәткәрләр саны 35 тән башлап 100 гә хәтле булган оешма-предприятиеләр барлык эшчеләренең 3% ыннан артмаган күләмдә инвалидларны эшкә урнаштырырга тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International