Район прокуратурасы 20 майдан 26 июньгә кадәр Минзәлә районы территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган акция уздырылуы хакында хәбәр итә.
Хокук бозулар турында мәгълүмат бирү өчен махсус тартмалар Минзәлә шәһәренең Чаллы Тракты урамы 32 нче йортында (“Минзәлә АТП” сының автобус кассалары янында), Ленин урамы, 80 нче йортта (администрация), Тукай урамы, 13 нче йорт (мәгариф бүлеге), Гурьянов урамы, 98 нче йорт (хастаханә бинасы), Чернышевский урамы, 25 нче йорт (эчке эшләр бүлеге), Җәлил урамы, 14 нче йорт (үзәк базар),Минзәлә районының барлык белем бирү учреждениеләре һәм мәдәни-агарту объектларында урнаштырылачак.
Шәхси эшмәкәрләргә һәм башка оешмаларга үз биналарында “Наркотикларсыз тормыш” дигән логотип ябыштырылган тартмалар кую хупланачак.