Җиңү көненә багышлап үткәрелгән футбол буенча турнирда шәһәр мәктәпләрендә 1-6 сыйныфларда укыган 40 бала – яшь футболчылар катнашты.
Аларның күбесе былтыр Минзәләгә килгән тәҗрибәле тренер Алексей Шункинда шөгыльләнә. Аның сүзләреннән күренгәнчә, кечкенә яшьтәге укучыларны быел Чаллыга алып барып, йөзне кызартмыйча, теләсә-нинди команда белән көч сынашырга мөмкин.
30 май көнне мәктәп укучылары арасында үтәчәк ярышлар тагын да масштаблырак булачак. Анда мәктәпләп кенә түгел, ишегалды кызыксынулар юнәлешендәге 1-11 сыйныфларда укыган балалар көч сынаша ала. “Олимп” янындагы футбол мәйданында берьюлы ике уен үткәрерлек мөмкинлекләр бар. Килегез, кызык булачак. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана.
Бәләкәйләр футбол уйнарга өйрәнгән арада, районның зурлар командасы Татарстан кубогына уеннар үткәрә башлады. Беренче уенда Яшел Үзән командасына 1:2 исәбенә оттырды. Футбол матчын Минзәлә телевидениесенең алдагы программасында һәм menzela.ru сайтында күрергә мөмкин.
Бездән тупны Евгений Ларин пенальти белән кертте. Алдагы якшәмбе көнне безнең футболчылар Татарстан чемпионаты кысаларында икенче уен үткәрәчәкләр.