Якташларны бәйрәмгә чакырабыз

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
31 май көнне, 10 сәгатьтә, Кадрәк авылында Сабан туе бәйрәме узачак. Бәйрәм “Кадрәк” ял-күңел ачу үзәген тәкъдир итү белән башланып китәчәк. Хезмәт алдынгыларын, данлыклы якташларны котлау мизгелләреннән соң авыл сабантуе 30 ел буе Калинин исемендәге колхозны җитәкләгән Касыйм Гафиятов истәлегенә татарча көрәш турниры белән дәвам итәчәк.
Бәйрәм ат чабышлары, балык тоту буенча ярыш, төрле милли уеннар, бәйгеләр, уеннар, концерт программасы белән үрелеп барачак.
Коноваловка авылында да яңадан Сабантуй үткәрелә башлый. Быел ул 1 июньдә, 12 сәгатьтә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International