Татарстан Республикасының авыл районнары һәм эре сәнәгать предприятиеләре арасында ТР Волейбол Федерациясе президенты Кубогына волейбол ярышлары узды.
Киң масштабта уздырылучы бу ярышларның төп үзенчәлеге зонада һәм финалда призлы урыннар яулаган командаларга спорт инвентаре алуга сертификат тапшырылачак. Икенче үзенчәлек – командада 24 яшьтән олы кешеләр һәм аларның берсе хатын-кыз булуы мәҗбүри . Өч зонада сайлап алу турлары узды. Әлеге зонаның берсе – безнең район. Бирегә Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай районнарыннан җыелма командалар килде. Минзәлә районы спортның бу төрендә көчле булуын тагын бер кат исбатлады. Безнең район данын Надежда Мясникова, Александра Воронина, Владимир Чернов, Валентин Болонин, Әнәс Нәбиев, Павел Нижурин, Андрей Мясников, Артем Мясников, Иван Кузнецов, Александр Кудряшов, Анатолий Аксенов, Булат Муллин һәм Евгений Елшанскийдан торган команда яклады. Минзәләлеләр пьедесталның беренче баскычына күтәрелде һәм аларга 80 мең сумга сертификат тапшырылды. Безнекеләргә уеннарны кабул иткән өчен тагын 50 мең сумга сертификат тапшырылды. Минзәлә командасыннан иң яхшы уенчылары дип Надежда Мясникова һәм Валентин Болонин танылды. Һәр зонада җиңгән команда финал уеннарда катнашачак.