Яңа Чишмә районында кикбоксинг буенча ТР Кубогына команда беренчелеге булып узды. Бу ярышларда 11 шәһәрдән 187 спортчы катнашты. Безнең спортчылар янә сынатмадылар, ике кубок, ягъни ике беренче урын (МСХТ – Ильнара Таһирова, Артем Гәлләмов), өч икенче урын (Алмаз Хаҗиев – МСХТ, Лиана Федотова, Эмиль Кирилов – 1 нче мәктәп) һәм өч өченче урын (Алмаз Хәбиров – МСХТ, Булат Исрафилов – КШИ, Дмитрий Минһаҗев) алдылар. Әлеге спорт төренә битараф булмаган һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен тренер Салават Исрафилов район администрациясенә, Алексей Юдинга, Рамил Кәримовка, Фәнүс Әбляевка, Рөстәм Мөбәрәковка рәхмәтен белдерә.