Өлкәннәр сынатмады

2014 елның 23 мае, җомга

Казанда “Буревестник” спорт комплексында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулуга багышланган пенсионерларның “Өченче буын” IV республика спартакиадасы узды.

 

Спартакиада шәһәр һәм авыл районнары командалары арасында 8 спорт төре буенча узды. Әлеге ярышларда республикадан 43 команда катнашты, безнекеләр 10 кешелек команда белән чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 28 авыл командасы арасында Минзәлә командасы II урынны яулады. Катнаш эстафетада исә безнең командага тиңнәр булмады – алар беренче. Шәхси беренчелектә дә һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Хатын-кызлар арасында ату буенча Людмила Горбунова – I урында, хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча – Фәния Григорьева – II, ир-атлар арасында йөзү буенча һәм ату буенча да Рафис Мөбәрәкшин – II урында, ә хатын- кызлар арасында җиңел атлетикада Гүзәлия Хәйруллина III урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International