Эссе җилләр безне куркыта

2014 елның 23 мае, җомга

Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлеләре башлыклары һәм хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре катнашында Балтай басуында киңәшмә уздырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлы­гаян Нәбиев игенчелектә булган эшләргә тукталып китте, чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, авыру­лардан, корткычлардан саклау-бүгенге көннең иң җитди таләбе икәнен ас­сызыклап китте. Шулай ук игеннәрне тишелеп чык­канчы һәм тишелеп чыккач та тырмаларга кирәклеген

әйтеп узды. Быелгы май аеның һава шартлары корткыч бөҗәкләрнең үрчүенә уңай тәэсир яса­ды. Тиздән былтыр салып калдырган саранчаның йо­мыркаларыннан саранча пәйдә булырга охшап тора. Бу араларда гына синопти­клар явым-төшем вәгъдә итмиләр, шулай булгач үсемлекләрне яфрак аркы­лы тукландыру һәм башка агротехник чараларны үтәү көн кадагында тора. 2015 елдан башлап күпьеллык үләннәрне дә яңарту бу­енча субсидия бирүдә яңа кагыйдәләр кертеләчәген билгеләп үтте. Яңартылган күпьеллык үләннәр “За­иковский” ҖЧҖ һәм “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә генә, бу хуҗалыклар гына субсидиягә өмет итә ала, районның кал­ган хуҗалыклары субси­дия алмаячак. Ул шулай ук басуларның картасын да эшләргә кирәклегенә басым ясады. Район баш­лыгы печән чабу һәм җыю, терлек азыгы хәзерләү һәм уракта катнашачак техниканың әзерлеген үзем тикшерәчәкмен дип кисәтте. Ул терлекчелек биналарын яңарту буен­ча кыш көне башлаган эшләрне авыл җирлекләре ярдәме белән төгәлләү бу­рычы куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International