Йөзү буенча эстафетада Минзәлә районының малайлар командасы 2 урын, ә кызлар командасы – 3 урын алдылар.

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

ДЮСШ «Юбилейный» йөзү бассейненда район башлыгы Айдар Салахов бүләкләренә  йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге  үтте. Ярышларда Уфа, Иҗау, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы, Баулы, Зәй, Минзәлә, Җәлил шәһәрләреннән 310 яшь йөзүчеләр катнашты.

Ярышлар ике көн булды. Ярыш алты яшь төркемнәрендә барды: 2000-2005 елдагы кызлар һәм егетләр ярыштылар.

2005 елдагы малайлар арасында 3 урын – Эмил Кутдусов;

2005 елдагы кызлар арасында 1 урын – Гөлназ Гареева, 3 урын – Азалия Бадриева;

2003 елдагы кызлар арасында 2 урын – Ирина Красилникова, 3 урын – Ләйлә Кашапова;

2000 елдагы малайлар арасында 2 урын – Ренат Талипов, 3 урын – Евгений Бывалцев;

2000 елдагы кызлар арасында 3 урын Екатерина Гранкина;

Эстафеталы йөзү буенча Минзәлә районының малайлар командасы 2 урын, ә кызлар командасы – 3 урын яулап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International