Һәр минзәләле өчен Интернетка тоташу мөмкинлеге булачак

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

“Таттелеком” ААҖ хезмәтләрен сыйфатлы тапшыру, шулай ук яңа абонентларны тоташтыру мөмкинлеге булсын өчен быел Тегермәнче, Гөлек, Усай авылларында яңа тапшыру үзәкләре куллануга тапшырылды, шулай ук Изыскательләр урамындагы 3/16, 3/16А йортларына “Оптика йортка” технологиясе буенча йорт тапшыру челтәре төзелде.

Агымдагы елда 11 торак пунктта: Белопахотный, Усай, Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән, Дружба, Иске Маҗын, Аю, Иске Александровка, Кадрәк, Степановка авылларында, Минзәлә үзәгендә “Смартс-Казан” ЯАҖ база станциясен (БС) төзү, Садакта тапшыру үзәге, Яңа Мәлкәндә җепселле-оптик элемтә линиясен (ВОЛС) төзеп бетерү планлаштырыла.

ВОЛС төзелеше объектлары авыл хуҗалыгы техникумында, суд, прокуратура биналарында, “Салават” сәүдә үзәгендә, аэроклубта (КТВ) чиратлап куллануга тапшырылачак.

Редакция РУЭСның яңа җитәкчесе Дмитрий Мурылевка рәхмәтле. Сүзендә торды: бер ай эчендә җепселле-оптика элемтә линиясен безнең бинага керттерде. Трафик өчен түләүләр артса да, безнең кебек электрон мәгълүматның төрле формаларын кулланучы оешмага эш шартлары шактый җиңеләйде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International