Минзәләнең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле очрашуга барды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Халыкка педиатр һәм акушер-гинеколог ярдәме күрсәтүне оештыру максатында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле визит оештырды.

Очрашуда үзәкнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Наил Агишев, акушер-гинекология өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин катнашты. Визит барышында кунаклар хатын-кызлар конкусльтациясе, балалар поликлиникасы, бала тудыру һәм балалар бүлекчәләре эше белән танышты.

Минзәлә район үзәк хастаханәсе белән Кама балалар медицина үзәге үзара аралашу мәсьәләләре, стационар шартларда пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм консультация бирү  буенча эшлекле киңәшмә узды. Учреждениеләрнең киләчәктә хезмәттәшлек итү буенча бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International