ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның әгъзалары V чакырылыш Дәүләт Киңәш депутатларын сайлауга хәзерләнү ягыннан кайбер сораулары буенча киңәш алыштылар.

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның әгъзалары V чакырылыш Дәүләт Киңәш депутатларын сайлауга хәзерләнү ягыннан кайбер сораулары буенча киңәш алыштылар.

 

Комиссия рәис урынбасары Валентина Каменкова сүзләре буенча, хәзерге вакытта бердәм сайлау көнендә үтә күренмәле һәм ярым тонык урналар файдаланачаклар. Әммә ул хәзергә бюллетенның нинди зурлыкта булуы турында әйтә алмый, чөнки Дәүләт Киңәш сайлауларында ничә партия бүлеге катнашуы билгеле түгел. Парламент сайлауларында ике бюллетень булачак (ярты депутат бердәм республика әйләнә-тирә төбәге буенча, икенче яртысы - одномандатный төбәк буеча сайланачак). Бюллетеннар төсләре буенча аерылып торачак.

РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 2016 елда яңачарак үтәчәк. Аларда бик күп партияләр катнашырга тели, шуңа күрә үзенчәлекле фильтр кулланачакбыз. Әгәрдә партия булган сайлауларда катнашып һәм өч процент җыймаса, яңа партия сайлаулар алдыннан үзе өчен 200 мең имза җыярга тиеш булачак. Һәм Россиядә партия исемлеге янында одномандатный төбәкләр дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International