Миннехузин бер чараны да калдырмый

2014 елның 11 мае, якшәмбе

Тормышка ашыру кысаларында, приют белгечләре белән традицион фестивальләр, бәйгеләр һәм спартакиадалар үткәрәләр, аларның төп максаты гаилә институтын ныгыту һәм үстерү, иҗтимагый гаилә статусын күтәрү, балаларның һәм яшүсмерләрнең физкультурага  һәм спортка кызыксынуын үстерү, яшьләрләрдә гаилә коруга уңай мотивация формалаштыру, балалар туу һәм лаек тәрбияләү. Бу чараларда ел саен авыр тормыш ситуацияләрендә булган гаиләләр катнаша.

Иҗтимагый партнерлар санында булган, безнең оешмага актив булушучы Минзәлә киңәш депутаты Миннехузин Равио Лутфулла улы – приютның попечительский киңәш  әгъзасы.

Безгә аның яхшы эшләре турында сөйлисе килә.

Ел саен Равил Лутфулла улы безнең чараларны калдырмаска һәм балаларны үзенең бүләкләре белән шатландырырга тырыша. Яңа елда бер бала да аның игътибарыннан калмый; Ватанны саклаучылар көненә ул балаларга баллы призлар да, уенчыклар да алып килә; Белем көненә  балаларга аның ярдәме белән мәктәп формасы, аяк киеме, кроссовки, спорт костюмнары алына; Корбан бәйрәменә һәм Пасхага Равил Лутфулла улы тәрбияләнүчеләргә чын бәйрәм оештыра: балаларга изге корбан ите һәм матур куличлар төрле төстәге пасха йомыркалары алып килү гореф-гадәтләрнең яхшы традициясе булды.

Равил Лутфуллин, без Сезгә саулык-сәламәтлек, кызыклы ниятләр һәм аларның уңышлы чынга ашулары, якты, зур вакыйгалар, шәхси бәхет һәм алдагы гомер юлларыгыз чәчәк атсыннар.

Рафаэл Нуриев, музей җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International