Минзәлә районы ветераннары Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чарага киттеләр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, иртәнге 4 сәгатьтә, Минзәлә районының Бөек Ватан сугышы ветераннары Тарасова Зинаида Гурьевна, Беляева Фаина Максимовна, Талипов Миннефалих Талипович, Мухетдинов Хаматдин Мухетдинович 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чарага Казанга киттеләр, аларны халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Мясникова Татьяна озата бара.
М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында булачак чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International