Бәйгене оештыручы һәм алып баручы - 9 санлы балалар бакчасы "Теремок" олы тәрбиячесе Володина Л.Б. Жюрига: 2 нче санлы балалар бакчасының олы тәрбиячесе - Ахметгараева Е. И., 3 нче санлы балалар бакчасының олы тәрбиячесе - Ушакова Л.В., 4 нче санлы балалар бакчасының олы тәрбиячесе - Иманкулова Г.Р. чакырылдылар. Бәйге 2 этапта үтте. 1 нче этап - "Тәрбияченең портфолиосы", бәйгенең 2 нче этабы - "Тәрбияче-ул минем сәләтем". Этаплар түбәндәге биремнәрдән торды: "Визит карточкасы", "Мин һәм балалар" эш тәҗрибәсе презентациясе", "Педагогик ситуацияләрне чишү". Бәйгенең нәтиҗәләре буенча - 1 нче урынны Кузнецова Л.Г. - 2 нче кечкенә төркем тәрбиячесе, 2 нче урын - Недорезова И.В. - олы төркем тәрбиячесе, 3 нче урын - Титова М.Н. - урта төркем тәрбиячесе. Барлык тәрбиячеләр дә дипломнар һәм бәяле бүләкләр белән бүләкләнделәр.