Минзәлә картлар йорты коллективы Аксубайга барып “Зәңгәр шәл”не уйнадылар

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Илсөя Хәбибуллина җитәкчелегендәге картлар йорты коллективы хезмәткәрләре Аксубайдагы Федоров исемендәге картлар һәм инвалидлар йортына тәҗрибә уртаклашу өчен концерт программасы белән бардылар.

Аксубай интернат-йортында элек бездә тәрбияләнгән өлкәннәребезне дә очраттык. Алар безне җылы каршы алдылар.

“Бездә күп анасамбельләрнең, коллективларның чыгыш ясаганнары бар, ләкин К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен театр училищесын тәмамлаган артистлар кебек уйнадыгыз” - дип соклануларын белдерделәр интернат хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре. Карап утыручылар куллары арыганчы алкышладылар.

Соңыннан хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International