Декабрь, гыйнвар айларында мәктәпкә яңа пластиктан ясалган тәрәзәләр куелды. Хәзер инде түбәне ремотлау эшләре бара. Төзекләндерү эшләреннән соң түбә ике кыеклы булачак. Тауасты Байлар мәктәбе 1979 елның ноябрендә эксплуатациягә тапшырылган. Биредә, ягу сезоны тәмамлангач, тулысынча җылыту системасы алыштырылачак, җәйге каникуллар вакытында сигез төр эшнең калганнары эшләнәчәк. Анда электр челтәрен алыштыру, бинадагы бәдрәфне ремонтлау керә. Шушы эшләргә 7 млн 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. “Акча җитмәгән эшләргә иганәчеләр ярдәм итәр дип өметләнәбез. Алар белән инде хәзер үк сөйләшүләр алып бара башладык. Алар ярдәме белән беренче катта идән һәм линолеум җәяргә, икенче, өченче катларда түшәмнәрне ясатырга планлаштырабыз”, – дип сөйләде безгә Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбе директоры Марс Хәмидуллин. Мәктәптә капиталь ремонт эшләрен Николай Степанов җитәкчелегендәге оешма башкара.