Алдынгылыкны бирмибез

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

12 кешелек командабызга педагогия көллияте командасы да кушылды һәм без Буа шәһәренә юл тоттык. Безне бик җылы каршы алдылар. Тамагыбызны туйдырып, студентлар тулай торагына урнаштырдылар. Ярышларның ачылу тантанасы шәһәр стадионында узды. Аннары ярыш төрләре буенча таралыштык. Иван Парет һәм Елена Крючкова бадминтон уйнарга киттеләр, йөзүчеләребез – Артем Галләмов, Рөстәм Фәррахов, Айгөл Афанасьева һәм Элина Миңнегәрәева бассейнга юнәлделәр. Анна Никонова, Рәмзия Мортазина, Илнара Таһирова, Айдар Габдрахманов, Владимир Бабанов һәм Никита Рылов – җиңел атлетлар – стадионга бардылар.

Йөзүчеләр командасының алдынгы булуы бик тиз ачыкланды. Артем Галләмов иң яхшы нәтиҗә белән беренче булды. Рөстәм Фәррәхов һәм Айгөл Афанасьева – бишенче, Элина Миңнегәрәева – 7 нче булды, ә гомуми команда зачетында йөзүчеләр икенче булды. Кызганычка каршы, бадминтон безгә уңыш китермәде. Озынлыкка сикерүдә Анна Никонова 3 нче урынны яулады. Дүрт төр нәтиҗәләре буенча безнең техникум 2 нче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International