Кунаклар исеменнән ТР Дәүләт Советының законлык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильинага фестивальдә катнашу өчен радиодулкыннар ярдәмендә идарә ителә торган катер бүләк итте.
Балалар иҗат йортында инде менә бер ел дәвамында суднолар моделен ясау белән шөгыльләнә торган түгәрәк эшләп килә. Анда 10-12 яшьлек 30 малай йөри.
2013 елда Балалар иҗат йорты “Дәресләрдән соң мәктәп” проектында катнашып 351 мең 450 сум грант отты һәм аны суднолар моделен ясау өчен база мәйданын булдыруга тотты. Бүгенге көндә барлык җиһазлар да сатып алынган. Форсаттан файдаланып, мин ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәриповка мөрәҗәгать иттем һәм аннан балчыктан әйберләр ясау буенча яңа төрле түгәрәк ачарга ярдәм итүен сорадым. Ул кабинетка җиһазлар алу өчен 100 мең сум акча бүлеп бирергә сүз бирде. Бу елны без, кабат “Дәрестән соң мәктәп” проектында катнашып, роботлы техникалар алу өчен 970 мең сум грант отарга телибез, - дип фикерләре белән уртаклашты Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина.
Суднолар моделен ясау буенча түгәрәк җитәкчесе Сергей Игнатьев бала- ларның кул эшләрен горурлык белән күрсәтеп йөрде. Әлеге түгәрәккә моның белән “авырган” балалар гына йөри, чөнки әлеге шөгыль күп тырышлык һәм вакыт сорый.