Кыш көне залларда уйный торган футболны мини- футбол дип тә, футзал дип тә атыйлар. Ул шактый еллар үткәрелә.
Соңгы берничә елда үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә аның инициаторы Рөстәм Саранов ала. Быел бу инициативаны район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге дә күтәреп алды. “Татмедиа”ның «Минзәлә» мөхәррият-мәгълүмат үзәге, финанс кыенлыклары булу сәбәпле, быел мәгълүмати спонсор буларак кына катнашты. Әмма быел да безнең канат астында чыгыш ясарга теләгән егетләргә команда тупларга мөмкинлек бирелде. Егетләр сынатмады, быел да кубокны үзләренә яулап алдылар. Туплар аермасы 83- 29. “Татмедиа” «Минзәлә» ММҮ өчен Рөстәм Саранов (капитан), Владимир Архипов (капкачы), Роман Рубцов, Евгений Ларин, Артур Асанов уйнады.
Сигез команданың фәкать берсе генә бер оешма вәкилләреннән торды. Авыл хуҗалыгы техникумы егетләре аякларын авырттыра-авырттыра булса да уйнап алтынчы урынны яуладылар.
Медицина училище/техникумы уңай яктан гаҗәпкә калдырды. Егетләр җыелып команда тупладылар. Соңгы урынны алсалар да, һәр уенда тартышып җиңелделәр.
Әлеге турнирның учагын сүндермичә саклаучыларның берсе Азат Сәрваров быел да ветераннар командасы туплады. Көндәшләре капкасына 55 туп кертеп (дүртенче күрсәткеч) турнир таблицасында дүртенче булдылар.
МЧС командасында да читтән уйнаучылар бар иде. Аларның капкачысы - турнирда катнашучы бердәнбер җитәкче - МЧС начальнигы Валерий Губернаторов иң аз туп керттереп, (23) командага икенче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.
Өченче урында “Олимп” вәкилләре. Тагын бер үзенчәлекле команда – АвтоклубМАС (шәһәребез автоһәвәскәрләре) – җиденче урынны яуладылар. Ни өчен яуладылармы? Һәр уенда һәр команда (күбесе үзара тренировка үткәреп, күнегүләр ясап шомарганнар) белән тартышып, исәп аермасы бер-ике гол белән генә оттырдылар.
Рәхмәт, егетләр. Кышкысы үтте. Җәйгесен – Татарстан чемпионатында катнашуны – тормышка ашыра алсагыз, үзе бер җиңү була инде.
Без беренче мәктәп директоры Валентина Яковлевага да бик рәхмәтле. Уеннар шул мәктәпнең спорт залында барды.