Алар быел да язгы чәчү эшләренә районда иң беренчеләрдән булып тотындылар. Дым каплату, күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм өстәмә тукландыру, уҗым басуларына минераль ашлама кертү кебек чираттагы агротехник чаралар үткәрелә. Хуҗалык җитәкчесен иң куандырганы – уҗым культураларының кышны имин үткәрүе. Хуҗалыкта көзге культуралар 700 гектар мәйданны били. Уҗым культураларының торышы бик матур, өметле. 900 гектар биләгән күпьеллык үлән басулары да көннәр җылы булса күпереп үсеп китәргә генә тора.
Куәтле техника һәм чәчү комплексы булу нык ярдәм итә. Алдынгы механизатор Хәлил Габделхаков (рәсемдә) йөрткән мондый комплекс бер сменага 100 гектарга якын җир эшкәртә. Компьютер программасы буенча эшләүче бу агрегат берьюлы дүрт операция башкара: туфракны йомшарта, чәчә, ашлый һәм тыгызлый. Аның өзлексез эшләвен шофер әфганчы Наил Шәйхетдинов, орлык әзерләүчеләр Фаяз Исмәгыйлов, Илгиз Шиябетдинов, Флүр Усманов, ындыр табагы мөдире Ришат Вәлиев тәэмин итә.
Язгы басуда механизаторлар Ясир Шакиров, Филас Ильясов, Василий Калинин, Юрий Садретдинов, Габденур Ямалетдинов һәм башкалар өлгерлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр.
Сан
Әлеге хуҗалыкта быел язгы чәчү ике мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Ә район буенча 31 мең гектарда язгы культуралар чәчәсе бар.
Район басуларында 200 гектар арпа, 50 гектар сабан бодае, 150 гектар берьеллык үләннәр чәчелде. Көзге культуралар 8400, күпьеллык үләннәр 3400 гектарда өстәмә сый алды.