Минзәләдә даһи Ленинны искә алдылар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып  район коммунистлары бөек даһины искә алдылар. Ленин һәм коммунистлар партиясе турында коммунист Александр Жбанов, район коммунистлар партиясе җитәкчесе Заһир Зыятдинов нотык белән чыкты. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераннары Иван Мясников,Михаил Тихонов, тагы берничә хезмәт ветераны  совет властен торгызуда бик күп эшләр эшләгән Ленинны  бары яхшы яктан гына искә алдылар. Ленинны искә алырга килгән ветераннар аның һәйкәленә чәчәк салдылар. Районда бүгенге көндә барлыгы 31 кеше коммунистлар партиясе сафында тора, Ленинны искә алырга 15 кеше килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International